2021 елның 15 июленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

Урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы саклану турында шторм кисәтү

2021 елның 13 июленнән 16 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә югары янгын чыгу куркынычы (4 сыйныф), көнчыгышта урманнарның гадәттән тыш янгын чыгу куркынычы (5 сыйныф) сакланачак.

Начар метеорологик күренешләр ихтималы зур.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 15 июлендә көндез һәм кич белән урыны белән яшен,  җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга җитәргә мөмкин.

 

2021 елның 14 июлендә кич 18 сәгатьтән алып 15 июльдә  кич18 сәгатькә кадәр алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез. Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, урыны белән көчле яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 м, яшен вакытында көчәйгәндә 17-22 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +11..+14˚. Һаваның максималь температурасы көндез +28..+31˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International