Нурлатның Совет урамында подрядчы оешма брусчаткадан тротуар төзи.
Совет урамында тротуар төзү эшләре ике атна элек башланган иде. «Без автозаправка станциясеннән үзәккә таба барабыз. Бу вакытка якынча дүрт йөз метр эш башкардык. Башта иске бордюраларны җыештырдык, булган нигезне салдырдык, аны тигезләдек, аннары ком, төрле фракцияле вак таш салдык, тырмалап, сетка җәелде, бетон түшәлде. Хәзер вак таш-ком катнашмасыннан өслеккә брусчатка җәеп куябыз", - диде прораб Размик Геворгян.
Биредә үк подрядчы оешма су чыганагын да төзекләндерә, металл конструкцияләр сүтелгән, хәзер бордюрлар куела. Аның территориясе шулай ук брусчаткадан булачак.