Көн дәвамында комиссия әгъзалары районның барлык хуҗалыкларында булды.
Нурлат районы хуҗалыкларының урып-җыю эшләренә әзерлеген, шулай ук ашлык җыю техникасының торышын Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Илнур Сафин җитәкчелегендәге комиссия бәяләде.
Комиссия составына шулай ук «Әлмәт» САС ФДБУ директоры Мөгтәсим Мәмәтов, район авыл хуҗалыгы идарәсе, Гостехнадзор вәкилләре һ.б. кергән.