Нурлат районы кырларында урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

«Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгында 16 ашлык җыю комбайны эшли.

Быел урак, башка кыр эшләре кебек үк, күпкә иртәрәк башланды – беренче комбайннар басуларга узган пәнҗешәмбедә үк чыкты. Эшкә беренчеләрдән булып керешкән «Сөләйманов Ә.И.» һәм «Южная» хуҗалыкларына башкалар да кушылды, һәм бүген һәр җирдә төп игътибар урып-җыю эшләренә бирелә.

Комбайннар суктырган ашлыкны ташу да югары дәрәҗәдә оештырылган. Бер көндә 15-16 берәмлек техника берничә рейс ясарга өлгерә. Уңышның бер өлешен элеваторга, икенчесен ындыр табагына китерәләр. Әйтик, «Льгов» сортлы бодайны бу басудан токка ташыйлар, чөнки алга таба аны орлык материал сыйфатында кулланачаклар.

Тулаем хуҗалык буенча урып-җыю мәйданнары 16 мең гектардан артык тәшкил итә, шуның 6 меңгә якыны-көзге, калганы – сабан культуралары. Димәк, алда әле эш фронты аз түгел. Әмма мондый куәтле техник базасы һәм үз эшләренең чын осталары комбайнчылар армиясе булган хуҗалыкны мондый мәйданнарны эшкәртү һич куркытмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International