Яшь нурлатлыларны шахмат турнирларында катнашырга чакыралар

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

Халыкара шахмат көненә багышланган ярышлар 15 һәм 16 июльдә узачак.

 Турнирларны оештыручылар-Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге һәм «Киләчәк» балалар иҗат үзәге, Халыкара шахмат көне алдыннан, төрле яшьтәге балаларны шахмат бәйгеләрендә катнашырга чакыралар.

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен турнир 15 июль көнне «Баланың үсеше үзәге - балалар бакчасы»нда узачак, ә укучылар өчен турнир 16 июль көнне «Киләчәк» балалар иҗаты үзәгендә узачак. Ярышлар 9.30 сәгатьтә башлана, теркәү 9.00 сәгатьтә башлана.

Тулырак мәгълүмат 8(84345) 3-10-62 телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International