Халыклар Дуслыгы Йорты коллективы республика чуваш мәдәниятенең Уяв бәйрәмендә актив катнашты.
Ул туган Нурлатның күпмилләтле колоритын тәкъдим итте. Төрле халыкларның милли костюмнары, районның чуаш милли-мәдәни берләшмәсе активисты, агач кисү остасы һәм рәссам Юрий Тимофеевның күргәзмәләре оештырылды.
Бәйрәм барлык гореф-гадәтләр һәм йолалар буенча якты һәм күңелле узды. Халыклар Дуслыгы Йорты директоры, ТР чуваш милли-мәдәни мохтариятенең Нурлат бүлекчәсе рәисе Галина Терентьева Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатына лаек булды.