Андреевка авылында яшәүчеләр фельдшер-акушерлык пункты ачылуын көтә

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

Авылда яңа объект республика программасы кысаларында милли проект буенча төзелә.

Блок-модульле фельдшер-акушерлык пункты авыл үзәгендә, мәдәният, мәгариф объектлары янында урнашкан. Подрядчылар кыска вакыт эчендә модульле конструкцияне җыйдылар, чиратта – территорияне төзекләндерү эшләре.

Авыл җирлеге башлыгы Надежда Егорова билгеләп үткәнчә, Андреевкада яшәүче 600 кешенең 150се - пенсионерлар. Ә кирәкле медикаментлар һәм җиһазлар белән җиһазландырылган заманча фельдшер-акушерлык пункты өлкән буын кешеләре өчен аеруча кирәк.

Моны халык үзе дә билгеләп үтә. Әйтик, пенсионер Владимир Тарасовка еш кына сәламәтлек саклау оешмасына барырга туры килә.

«Без бик шат, район җитәкчелегенә рәхмәтле. Чөнки яңа ФАП төзелеше мәсьәләсен ел саен гражданнар җыеннарында күтәрәләр иде. Шунысы куанычлы, безне ишеттеләр. Кыска вакыт эчендә каркас җыелды, башка эшләр дә вакытында тәмамланыр дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте ул.

Яңа объект төзелеше җитәкчелек тарафыннан җитди контроль астында. Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин урында эшлекле киңәшмәләр үткәрә, анда алда торган бурычлар тикшерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International