Нурлат районында урып-җыю эшләре кызу темпта бара

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

Районның күпчелек хуҗалыклары бөртеклеләрне җыюга кереште.

 Бүгенге көндә урып-җыю эшләре 3246 гектарда тәмамланган, 6540 тонна ашлык суктырылган. Нигездә көзге культураларны җыю бара, уртача уңыш гектардан 20,1 центнер тәшкил итә.

Терлек азыгы әзерләү дә игътибар үзәгендә. Район буенча бер терлеккә шартлы рәвештә 11,43 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Кече фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да терлек азыгы әзерләүгә зур игътибар бирелә.

Район предприятиеләре, учреждениеләре җитәкчеләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашында атна саен үткәрелә торган планеркада кирәкле күләмдә азык запасы булдыру өчен барлык чараларны да күрергә тәкъдим ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International