Урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы саклану турында шторм кисәтү
2021 елның 6 июленнән 12 июленә кадәр Татарстан Республикасында көнчыгыш районнарда урыны белән урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы сакланачак (5 сыйныф), республикада урыны белән янгын куркынычы югары (4 сыйныф).
Начар метеорологик күренешләр
2021 елның 12 июлендә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
2021 елның 11 июлендә кич 18 сәгатьтән алып 12 июльдә 18 сәгатькә кадәр алмашынучан болытлы һава көтелә. Күпчелек явым-төшемсез. Җил төньяктан, төньяк -көнчыгыштан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 16 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +10..+14˚.
Максималь температура көндез +25..+28˚.