Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе урып-җыю эшләренең барышы белән танышты

2021 елның 11 июле, якшәмбе

Билгеле булганча, Нурлат районы игенчеләре урып-җыюга кереште.

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Ул "ВЗП Биләрск" ҖЧҖ кырларында булды, биредә көзге бодай җыю белән мәшгульләр.

Тулаем алганда, район буенча бөртекле культуралар мәйданы 47 мең гектарга якын.

 

Фото: Нурлат муниципаль районы хакимияте инстаграмыннан

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International