Нурлатның 130дан артык гаиләсе республика матди ярдәм үзәгенең безнең райондагы 33 нче бүлекчәсенә яңа туган сабыйның бүләк комплектын алу өчен белешмә сорап мөрәҗәгать итте.
Аңа бала киемнәре җыелмасы һәм гигиена чаралары керә. Комплект, нигездә, җирлектә чыгарылган продукциядән, республика сәнәгать предприятиеләре җитештергән башка әйбердән тора.
Мондый бүләкне Татарстан Республикасында даими яшәүче, җан башына уртача керем яшәү минимумыннан артмаган яңа туган балалары булган гаиләләр сорап мөрәҗәгать итәргә хокуклы.