Нурлатта электрон сертификат буенча дарулар алучылар саны ярты меңнән артып китте

2021 елның 11 июле, якшәмбе

Нурлатта яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләргә социаль ярдәм чаралары бирелә башлаганнан бирле дару чараларына 500дән артык электрон сертификат бирелгән, дип хәбәр итәләр Республика матди ярдәм үзәгенең 33 нче номерлы Нурлат бүлегендә.

Елга 10 мең сумлык сертификат өч яшькә кадәрге балалар өчен бирелә.

Аны кирәкле дару препаратлары һәм медицина ассортиментындагы башка товарлар сатып алуга кулланырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International