Хат ташучының хезмәте җиңелләрдән түгел. Биредә хезмәт сөючәнлек, оперативлык, халык белән уртак тел таба белү мөһим. Әминә Усманова шәһәрнең 29 хат ташучысы арасында иң җаваплы һәм намуслы хезмәткәрләрдән санала. Хат ташучы булып ул 7 ел эшли.
-Газеталар һәм журналларны, шул исәптән районканы да, мин шәһәрнең 14 урамында яшәүчеләргә илтәм, абонентларга ташламалы декадалар турында алдан ук хәбәр итәм, – диде ул.
Әминә Усманова - почтамт җитәкчелеге һәм коллективта хөрмәт казанган хезмәткәр.
-Хат ташучының эше җиңелләрдән түгел, - ди Әминә Усмановна. - Газеталар, журналлар, пенсияне вакытында илтеп тапшыру өчен кышкы салкыннарда билдән кар ерып, язын-көзен яңгыр астында йөрергә туры килә. Җомга көнне, «Дуслык» килгәч, сумкам аеруча авырая. Безнең эштә, оперативлыктан тыш, халык белән уртак тел таба белү дә мөһим. Кәефең начар булып тупас җавап кайтарсаң, алга таба аралашуны җайга салу бик авыр. Ә без халык белән, алар өчен эшлибез.
Әлбәттә, бүген хат ташучының хезмәте вакытлы матбугат басмаларын китерү белән генә чикләнми. Әминә Усманова нурлатлыларга коммуналь хезмәтләр өчен түләргә ярдәм итә, халыкка хезмәт күрсәтү белән бәйле башка вазифалары да аз түгел. Ул, көнгә берничә километр үтеп кайтканнан соң исә өендә яраткан шөгыльләре белән күңеленә юаныч таба: җәен – бакча, кышын – кул эшләре. Шулай ул үзенә яшәү көче ала, һәм һәр яңа эш көнен тыныч күңел һәм елмаю белән башлый. Үзе әйтүенчә, аларның эшендә аннан башка һич мөмкин түгел.