Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән 2021 елның 10 июлендә кичке 18 сәгатьттән 11 июльдә кичке 6га кадәр метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү килде.
2021 елның 11 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә көтелә:
төнлә урыны белән яшенле яңгыр, яшен вакытында кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин;
көндез урыны белән төньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр ( Казан шәһәрендә секундына 15 метрга кадәр). Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Җил көчәйгәндә:
Яшен вакытында:
Әгәр дә сез, велосипедта яки мотоциклда икән, яшен яшьнәгәндә, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм үз транспот чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез.
Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.
Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлек җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмаса яхшы, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Явым-төшемнәр вакытында:
- урамда сак булыгыз, электр линияләренең өзек булмавына игътибар итегез;
- үз ишегалларыгызда начар беркетелгән конструкцияләрне ныгытыгыз, аларның җимерелеп кешеләрне имгәтүгә китерергә мөмкин;
- шәхси йортлар хуҗаларына яңгыр сулары канализациясен һәм башка дренаж системаларын яңгыр суларын агызып җибәрүгә әзерләү чараларын күрергә.
Бәла-каза очрагында һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм"101,112" номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар стационар һәм кәрәзле телефоннардан тәүлек әйләнәсе һәм бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.