Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтү

2021 елның 10 июле, шимбә

«Татарстан Республикасы ГТХМ Баш идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча, 2021 елның 10 июлендә көндез һәм кич (7 дән 22 сәгатькә кадәр) Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгырлар, секундына 15-20 метрлы кыска вакытлы җил көчәюе, көчле яңгыр, боз явуы көтелә.

 Татарстан Республикасы территориясендә фаразлана торган метеорология күренешләрен исәпкә алып, ЛЭП өзелү, начар ныгытылган һәм киң форматлы һәм реклама конструкцияләре җимерелү, сынык агачларның төшүе, су объектларында, елга һәм авиация транспортында булган һәлакәтләр, аэродромнарда һәм вертолет мәйданчыкларында гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү ихтималы арта; объектларда, шул исәптән биналарны һәм яшеннән саклагыч булмаган җирләрдә куркыныч туарга һәм транспорт инфраструктурасы объектларын, түбәнлектә урнашкан урыннарны һәм урам-юл челтәрен су басуы ихтимал.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International