Бүген Нурлат районы делегациясе Аксубайда Уяв республика чуаш бәйрәмендә актив катнаша.
Традиция буенча биредә гармунчылар, такмакчылар конкурслары, шулай ук өй куасы һәм чуаш курчагы ясаучылар конкурсы уза. Уяв әйлән-бәйләне рус, чуаш, татар һәм башка милләт вәкилләрен берләштерде, бу Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында бик мөһим.