Кичә җирлекара үзәк китапханә хезмәткәрләре «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормаларын тапшырды.
ГТО нормаларын тапшыру кысаларында алар спорт мөмкинлекләренең үсеш дәрәҗәсен, чыдамлылыгын, көч һәм сыгылмалылыгын билгеләү буенча мәҗбүри һәм өстәмә сынаулар үтәде. Аерым алганда, тартылу, озынлыкка сикерү, гәүдәне күтәрү буенча нормативлар тапшырдылар, йөгерүдә үзләренең спорт мөмкинлекләрен сынап карады.