Аерым алганда, балалар мөселман лагерьлары Түбән Нурлатта һәм Әхмәт авылында эшли.
Укучылар биредә ял итеп кенә калмыйлар, дин буенча белемнәрен дә арттыралар. Аерым алганда, мөселман этикасы һәм әхлак кагыйдәләрен, ислам һәм гарәп графикасы нигезләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелә.
Әлбәттә, уеннардан башка да булмый. Лагерьларда төрле спорт ярышлары үткәрелә. Шулай итеп, шушы көннәрдә Әхмәт авылында милли бәйрәмнең барлык атрибутлары белән Сабантуй оештырылды.