Беренче булып туучы сабыйлар Нурлат гаиләләре бюджетын тулыландыра

2021 елның 10 июле, шимбә

Нурлат районында бу ел башыннан авыл җирлекләрендә яшәүче 26 ана бер тапкыр бирелә торган түләүләр алган.

 

Шул исәптән 25 яшькә кадәрге 23 яшь әни беренче балалары өчен 50шәр мең сум, калган 3се 29 яшькә кадәр, өченче сабый өчен – 100әр мең сум акча алды.

Республика матди ярдәм үзәгенең 33 нче номерлы Нурлат бүлегендә билгеләп үтүләренчә, бала туганда бер тапкыр бирелә торган акча, әлеге мөрәҗәгать сабый дөньяга килгәннән соң алты айдан да соңга калмыйча билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International