Нурлатта гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр

2021 елның 9 июле, җомга

Бәйрәм  " Театр”скверында узды.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә әлеге матур гаилә бәйрәменә багышланган тантаналы чара ачык җәйге мәйданчыкта узды.

Быел бриллиант, алтын, рубин, көмеш, фарфор, алсу һәм хәтта ситсы туйларын билгеләп үтүче Нурлат гаиләләрен дә хөрмәтләделәр. Иң яхшы традицияләрне саклаган һәм балаларны илнең лаеклы гражданнары итеп үстергән, актив тормыш позициясе алып барган, якты, кызыклы, иҗади тормыш белән аерылып торган гаиләләр буыннан-буынга үзләренең оптимистик кәефләрен һәм максатчанлыкларын тапшыралар.

Җылы теләкләр белән аларны Нурлат муниципаль районы башлыгы урынбасары Линар Маняпов котлады.

Беренче булып сәхнәгә 43 ел бергә гомер иткән Федотовлар гаиләсе чакырылды.  Биредә аларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды. Сәхнәдә шулай ук озак көтелгән уллары һәм кызлары туган Абутьевлар гаиләсен дә хөрмәтләделәр.

Бүләкләү тантанасы район артистлары чыгышлары белән үрелеп барды. Чара барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International