Бүген, 9 июльдә, район газетасының туган көне, быел-юбилей елы.
Һәм ул без – газетачыларга гына түгел, укучыларыбызга да кагыла. Чөнки газета һәрчак аларны кайгыртып яшәгән бит. Бу хәзер дә шулай: журналистлар буыны алышына, әмма районканың төп эш принциплары – укучыларга хөрмәт, әйләнә-тирә вакыйгаларга битараф булмау үзгәрешсез кала. Дөресен генә әйткәндә, хәзерге заманда бу җиңел түгел, әмма без басма сүзне сакларга һәм замана белән бергә атларга тырышабыз. Ә юбилей-ниндидер нәтиҗәләр ясау өчен сәбәп кенә ул.
"Дуслык" матур һәм бай тарихка ия, безнең горурланырлык нәрсәләребез бар. Һәм без, һичшиксез, сезнең тәкъдимнәрегез белән рухланып, алга хәрәкәт итәчәкбез, яңа темалар, материалларны бирүнең үзгә формаларын эзләячәкбез укучылар белән бәйләнештә булачакбыз. Бу бик мөһим, чөнки без- журналистларның хәзерге буыны районыбыз елъязмасын язуыбызны дәвам итәбез һәм каләмебез беркайчан да тутыкмас дип өметләнәбез. Безнең планнар кыю һәм зур. Ә газетабызның бүгенге санын үзенчәлекле итеп ясарга тырыштык-анда үткәнебез дә, киләчәгебез дә чагылыш тапкан. Әйе-әйе, киләчәгебез - чөнки газета еллар узу белән зирәкләнә һәм яшәрә генә бара! Димәк, без үз юлыбызны дәвам итәбез!