Басуларга беренчеләрдән булып «Сөләйманов Ә.И.» КФХ һәм «Южная»АФ комбайннары чыкты.
Хуҗалыкларда эшне көзге бодай басуларыннан башладылар. Ике көн дәвамында аграрийлар 880 гектар суктырган, 1864 тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 21,2 центнер тәшкил итә.
Тулаем алганда, район буенча бөртекле культуралар мәйданы 47 мең гектарга якын. Басуларда 74 ашлык җыю комбайны эшләячәк.