«Дуслык» («Дружба», «Туслах») район газетасы коллективын районканың беренче саны дөнья күрүгә 90 ел тулу белән чын күңелдән тәбрик итәм! Матбугат басмаларының бик сирәкләре генә сезгә тиңләшә алыр. Укучылар белән туксан ел бәйләнештә булу - газета өчен мактанырлык язмыш. Аның үз юбилеен иҗади күтәренкелек белән каршы алуы сөендерә.
Газетачыларның һәр буыны, иң яхшы һөнәри традицияләрне тудырып һәм ныгытып, Нурлатның данлы елъязмасына үз өлешен кертте. Боларның барысы да сүзгә хөрмәт, һәр факт өчен тоткан җаваплылык һәм укучыларга карата ихтирамлы мөнәсәбәткә нигезләнгән.
Матбугат ветераннарына һәм редакция коллективына ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телим! Газета алга таба да замана белән бергә атлап барсын, мәртәбәле яшенә дә карамый, картаймасын, иң күп укыла һәм көтеп алына торган басма булсын!
Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы