Шәһәр Советы депутаты Әлфия Галәүтдинова сайлаучылар белән очрашты

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Очрашуларда Югары Нурлат һәм Түбән Нурлат микрорайоннарында яшәүчеләр үзләрен борчыган сорауларны күтәрде.

Очрашулар-сайлаучылар өчен депутатларга үз сорауларын бирү, үз тәкъдимнәрен һәм теләкләрен җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек. Югары Нурлат һәм Түбән Нурлат микрорайоннарында яшәүчеләр дә үз депутатларына бүгенге көндә актуаль булган мәсьәләләрен кайгыткан сорауларын әзерләгәннәр. Мәсәлән, Югары Нурлат халкы мәктәп территориясен төзекләндерү, урамны чүп үләннәреннән арындыру тәкъдиме белән чыкты. Түбән нурлатлыларны урам юлларын, күперне ремонтлау мәсьәләләре борчый. Әлфия Салиховна бу мөрәҗәгатьләрнең барысын да игътибарына алды.

Ике микрорайонда да сайлаучылар белән очрашу күңелле нотада тәмамланды. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Югары Нурлаттан күп балалы Мингалиевлар гаиләсенә Әлфия Галәүтдинова Рәхмәт хаты һәм бүләк, шулай ук Яруллиннар, Нуриевлар, Фәтхетдиновлар һәм Хисамовлар гаиләләренә бассейнга сертификатлар тапшырды.

Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат җирле бүлекчәсе һәм депутат исеменнән Рәхмәт хатларына Түбән Нурлаттан Йосыповлар гаиләсе дә лаек булды, аларның өч балалары бар, шушы көннәрдә алар армиядән икенче уллары хезмәтен тәмамлап кайтуын көтәләр. Биредә үк район үзешчәннәре концерт номерлары белән чыгыш ясады.

"Безнең җәмгыятьнең нигезе-гаилә. Микрорайоннарда яшәүчеләр арасында күп бала тәрбияләп үрнәк гаиләләр булып яшәүче гаиләләрнең булуы куандыра», – диде Әлфия Салиховна

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International