2021 елның 9 июленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 9 июльгә Татарстан Республикасында куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.

2021 елның 9 июленә Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәл фаразы:

Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан, секундына 4-9 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +10..+20, максималь һава температурасы көндез +28..+33˚.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International