Нурлатлыларга матурлык салоннарына барганда нәрсә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләделәр

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Нурлат, Аксубай районнарында филиалы матурлык салоннарына барганда кайбер әйберләргә игътибарлырак булырга кирәклеген искәртә.

Бигрәк тә:

-инструментлар ничек дезинфекцияләнә. Гепатитлар, ВИЧ-инфекция, туберкулез, гөмбә авырулары һәм башка инфекцияләр таралуны булдырмау өчен дезинфекция һәм кулланыла торган әйберләрне һәм инструментларны стерилизацияләү уздырыла. Тарак, щеткалар, чәч кисү өчен кайчыны мастер агып торган су астында юарга, һәрбер килүчедән соң, стерилизаторда яки дезинфекцияләүче чаралар эремәләрендә дезинфекцияләргә тиеш.

-клиентларга хезмәт күрсәтү өчен салон бары тик чиста кием генә кулланырга тиеш, аның запасы аны һәр кеше өчен индивидуаль куллануны тәэмин итәргә тиеш. Һәрбер килүчедән соң кулланылган кием юылырга, ә бер тапкыр кулланыла торган кием - ташланырга(утильләштерү) тиеш.

-парфюмер-косметик чараларның яраклылык сертификатлары яисә кулланучылар мәгълүматының русчага тәрҗемәсе, куллану срогы чыкмаган булуына туры килү-килмәвенең декларацияләре булырга тиеш.

Кулланучыларның игътибарын тиренең бөтенлеге зарарлануга бәйле маникюр һәм педикюр буенча хезмәтләр халык өчен эпидемиологик куркыныч тудыруы һәм санитария кагыйдәләре таләпләре нигезендә дезинфекция һәм стерилизация чараларын үтәүне таләп итүенә җәлеп итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International