Нурлатлылар җәйге түләүләр буенча сорауларына җаваплар алды

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Июль әле башланды гына, ә күпләр инде түземсезлек белән балалары булган гаиләләргә яңа түләүләр билгеләнәчәк август җитүен көтә. Шуның белән бергә нурлатлыларның аларны билгеләү буенча кайбер сораулары да туды.

«Нурлат-информ» аларны ТР буенча Пенсия фонды бүлегенең клиентлар хезмәте начальнигы Рушания Шакировага юлладык.

 

"Йөклелекнең иртә срокларында исәпкә баскан булачак әниләр өчен түләү нинди чорга билгеләнә?»

Алия М., Нурлат шәһәре

- Пособиене йөклелекнең беренче 12 атнасында исәпкә баскан хатын-кызлар ала ала, ул гаиләнең һәр әгъзасы кереме төбәктә җан башына билгеләнгән яшәү минимумыннан артмаганда биреләчәк. Түләү мохтаҗлык дәрәҗәсенә комплекслы бәя бирелгәннән соң билгеләнә. Биредә шунысы да мөһим, хатын-кыз йөклелегенең 10-14, 18-22 һәм 30-32 атналарында үз статусын раслап торырга тиеш. Статусның үзгәреше дә  шулай ук түләүләргә йогынты ясый. Ул туктатылырга, яки Социаль иминият фондыннан пенсия фондына раслаучы мәгълүмат керсә, яңартылырга мөмкин. Хатын- пособие мөрәҗәгать итсә, айлык пособие исәпкә басканнан соң 30 көннән артыграк вакыт узып, бала тапканчыга кадәр мөрәҗәгать итсә, пособие шул айдан билгеләнә.

"8-16 яшьлек балалар өчен яңа түләүләр билгеләгәндә “бердәнбер ата-аналы гаиләләр” төшенчәсенә нәрсә керә?»

Марина Ильина, Нурлат шәһәре.

Әлеге түләүләр балаларны ата-аналарның берсе генә тәрбияләсә, суд карары белән алимент билгеләнеп тә, гаилә аларны ниниди дә булса сәбәбләп аркасында алмаса, яки алиментлар алганнан соң да мохтаҗ гаиләләр категориясенә керсә, билгеләнә. мохтаҗ дип табылмаса, яисә андый гаиләләр алимент алганнан соң шундый булып кала. "Бердәнбер ата-аналы гаиләләр" төшенчәсенә баланың туу турында таныклыгында әтисе турындагы мәгълүматларның булмавы яисә әнисе сүзеннән язып алынуы керә. Ата-аналарының берсе вафат булган, яисә хәбәрсез югалган булса, яисә вафат булган дип игълан ителсә дә, балаларга  әлеге түләүләр бирелә. Әгәр мондый гаиләләрдә 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге берничә бала булса, түләүләр 12 ай дәвамында һәр балага түләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International