Иртәгә, 9 июльдә, Нурлатта «Тоннель» профилактик чарасы узачак.
Традицион чара юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау, аерым алганда, куркынычсызлык каешларын һәм балалар өчен махсус утыргычларны кулланмыйча гына транспорт чарасы белән идарә итүчеләрне ачыклау максатыннан үткәрелә.
Район автоинспекторлары машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә һәм юлларда игътибарлы булырга кирәклеге турында искәртә.