Анатолий һәм Валентина Лобовлар Нурлатта гади, ачык һәм бәхетле тормыш белән яшиләр

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Алар бергә 59 ел гомер итәләр. Яңа гаилә кору алдында торганнар өчен чын үрнәк шул түгелме!

Бүген Россиядә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Анатолий Константинович һәм Валентина Александровна тормышка булган карашлары да бик охшаш. Шуңа бер-берсен бер күрүдә ошатканнардыр да, мөгаен. Шулай булмаса, танышып берничә ай үтү белән тәүге уртак карарга килеп, бергә булырга хәл итәрләр иде микән?

1962 елның 9 июлендә никахларын теркәү өчен алар күрше авылга чыгып китәләр.

«Безнең матур туй тантанасы да, кыйммәтле киемнәр дә юк иде. Штапель тукымадан күлмәкне миңа тегүче күршем  тегеп бирде. Ул чакта тезгә кадәр  озынлыктагы кыска җиңле күлмәкләр модада иде. Туй бәйләме урынына-кыр чәчәкләре. Безнең шаһитларыбыз да юк иде, әмма икебезнең дә күңелебез бәхет белән тулы булды, – дип искә ала ул көнне Валентина Александровна.

Лобовлар гади, әмма бәхетле гомер кичерәләр. Алар 59 ел бергә.

“Вакытның ничек тиз узуын сизми дә каласың икән”,- дип уйлап куяр гаилә башлыгы бүген балалары һәм оныкларыннан котлаулар кабул иткәндә. Аларның инде оныкчыклары да үсеп килә.

“Менә ул – чын бәхет", – дип елмаер Анатолий Константинович.

Гаиләләрнең тормыш юлы һәрвакыт җиңел булмый: котылгысыз авырлыклар урап узмаган, хаталар да булган.  Шатлыклар һәм җиңүләр, хөрмәт һәм мәхәббәт Лобовларга барлык сынауларны лаеклы үтәргә, бер-берләрен ярты сүздән аңларга өйрәнергә булышкан. Хәтерләрендә алар бары тик якты һәм бәхетле мизгелләрне генә саклыйлар. Яңа гаилә кору юлында эшләүчеләр өчен үрнәк нәрсә түгел. Яңа гаилә кору алдында торганнар өчен чын үрнәк шул түгелме!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International