Башкала кунакларының визиты нурлатлыларны тиздән булачак Универсиаданың объектлары, спорт ярышлары төрләре һәм башкалар белән таныштыру иде. Шулай ук ярышларга билетларны ничек юнәтеп булуы, кайсы спорт ярышы нинди көнне булачагы, Казандагы Универсиадага гына хас булачак үзенчәлекләр турында да сүз булды. Район Советының зур залына җыелган авыл җирлекләре башлыклары, муниципаль службалар җитәкчеләре, мәгариф учреждениеләре вәкилләре һәм башкалар алдында Универсиада Дирекциясенең заявкалар җыю буенча белгече Алина Ткаченко чыгыш ясады.
– Универсиадада 170 илдән 13500 спортчы катнашачак, шулай ук 1500 массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, 100 меңнән артык турист көтелә, – диде ул үз чыгышында башта саннарга тукталып. Аннан, Казандагы Универсиада уйнатылучы медальләр комплекты буенча рекорд күрсәткеченә ирешкән икән: 27 спорт төрендә 351 комплект медаль уйнатылачак. Шунысы сөенечле, Универсиада программасына татарча милли көрәш тә кертелгән. Ә быелгы Универсиаданың башкаларыннан төп аермалыгы исә анда “Мәдәни Универсиада” дигән аерым проект булачак.