ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова гражданнарны онлайн кабул итте

2021 елның 6 июле, сишәмбе

Бүген, 6 июльдә, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова гражданнарны онлайн-режимда кабул итте.

Нурлатлылар депутатка йортларны капиталь ремонтлау, ишегалларын төзекләндерү, суүткәргечләр урнаштыру, шикәрчеләр микрорайондагы стадионны төзекләндерү,  ОДН буенча электр энергиясе өчен зур түләүләр, «Безнең ишегалды»проектын тормышка ашыру кебек сораулар белән мөрәҗәгать итте.

Сайлаучылар депутатның үзеннән дә, оешма вәкилләреннән дә аңлатмалар һәм консультацияләр алды. Кайбер мәсьәләләр депутатның киләсе кабул итү барышында хәл ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International