Нурлат районы автоинспекторлары транспорт чараларын тонировка пленкасы булу - булмауга тикшерәчәкләр

2021 елның 6 июле, сишәмбе

Бүгенге көннән Нурлат районында тонировка пленкасын кулланып хокук бозуларны ачыклау буенча профилактик чара башлана.

Рейдлар барышында тәртип сакчылары башка хокук бозуларны профилактикалауга да игътибар бирәчәк, дип хәбәр ителә.

 

"Пыялаларның артык тыгызлануы күрүчәнлекне шактый начарайта һәм хәрәкәт иминлегенә тискәре йогынты ясый", - дип кисәтә Нурлат автомобильчеләрен районның баш автоинспекторы Илдар Әхмәтҗанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International