Халыклар Дуслыгы Йорты командасы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында күп милләтле проектны гамәлгә ашыруны дәвам итә.
Бу юлы без шәһәрнең 3 нче номерлы мәктәбе каршындагы «Эврика» мәктәп яны лагерында «Дуслык һәм татулык дәресе» интерактив чарасы белән булдык, шулай ук балалар Татарстан Республикасында яшәүче халыклар, аларның гореф-гадәтләре һәм милли баш киемнәре белән танышты. Барлык актив укучылар иске традиция буенча тату йорттан истәлекле бүләкләр алды.