Урманнарда югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы саклану турында шторм кисәтүе
2021 елның 6 июленнән 12 июленә кадәр Татарстан Республикасында урыны белән ерак көнчыгыш районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы саклана (5 сыйныф), республикада урыны белән янгын куркынычы югары (4 сыйныф).
Начар метеорологик күренешләр фаразланмый.
2021 елның 5 июльдә кичке 18 сәгатьтән алып 6 июльдә кичке 6га кадәр алмашынучан болытлы һава булуы көтелә. Күпчелек явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +8..+12, көндез максималь һава температурасы +24..+27˚.