Нурлатта район Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү буенча ачык тыңлаулар узды

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

Бүген Нурлат районы Советының зур залында «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү буенча ачык тыңлаулар булды.

Тыңлауларны район башлыгы урынбасары Линар Маняпов алып барды. Биредә эшче төркем әгъзалары катнашты. Нурлат муниципаль районы Советының баш белгеч-юристы Александр Ханеня җыелучыларны район Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проекты белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International