"Әфганстан республикасында сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан Республика иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлекчәсе" җирле иҗтимагый оешмасы инициативасы белән шушы көннәрдә Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре ветераннары өйләренә табличкалар урнаштыру буенча социаль акция уздырылган.
Рафис Мингалиев, Владимир Калугин һәм Вәлияр Халитов йортларына әлеге истәлекле табличкалар куелды.
Фото: район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Instagramыннан алынды