Турнирда ВДВ, ВМФ, спецназ, чик сакчылары, ВБД командалары катнашты.
Шушы көннәрдә Нурлатта төрле гаскәр вәкилләре арасында мини-футбол буенча ярышлар узды.
Ярышларның инициаторы - "Әфганстан республикасында сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан Республика иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлекчәсе".
Киеренке уен нәтиҗәсендә ВДВ командасы җиңде, десантчылар күчмә кубокка ия булдылар. Ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны һәм иҗтимагый оешма әгъзаларын районда яшьләр сәясәтен үстерүгә керткән өлешләре өчен бүләкләделәр.