"Капиталь ремонт барысын да яңартачак": «Алсу» балалар бакчасында ремонт эшләре кызганнан-кыза бара

2021 елның 4 июле, якшәмбе

Җәй ял вакыты булып саналса да, ул әле төп капиталь ремонт үткәрү вакыты да. «Алсу» балалар бакчасында бу көннәрдә подрядчылар гына түгел, учреждение коллективы да шундый мәшәкатьләр белән яши.

Бакчаның ике катлы бинасы тавышлардан гөрләп тора – биредә сүтү эшләре бара. Хәзер, мәсәлән, беренче катта идәннәрне сүтүне төгәлләп киләләр, икенче катта бу эш тәмамланган инде.

 

"Капиталь ремонт май аенда башланды. Без аны көтеп алдык, чөнки капиталь ремонт белән барысы да яңартылачак: канализация, җылылык, электр хуҗалыгы, видеокүзәтү, вентиляция дә. Беренче катта җылы идән җәю планлаштырыла. Фасадта да эшләр башкарылачак- стеналар җылытылачак һәм тышланачак. Үзгәрешләр шулай ук янгын вакытында чыгу юлларына, керү төркемнәренә дә кагылачак. Мәсәлән, керү юлында алар әле өскормалар белән дә булачак, бу кышкы чорда уңайлы, пандус та булачак», – диде балалар бакчасы мөдире Гөлүсә Нугаева, моннан берничә ел элек биредә түшәмнәрне, тәрәзәләрне алыштыруларын билгеләп.

Бинаның үзенә капиталь ремонт ясалу белән беррәттән, мәктәпкәчә учреждениенең территориясе дә тамырдан үзгәрәчәк.

«Территория асфальтланачак, шулай ук күләгәле өскормалар, коймалар алмаштырылачак. Әлеге максаттан без инде агачларны кистек, артык үсентеләрне чистарттык", – дип уртаклашты мөдир.

Ремонтның әле кызган чагы, әмма хатын-кызлар коллективы акрынлап стеналарны буяу өчен төсләр сайлый башлаган инде.

"Санитар норма таләпләре буенча стеналар буялган булырга тиеш, без, әлбәттә инде, җылы, йомшак төсләр сайлаячакбыз. Балаларга да уңайлы, коллективка да эшләргә җайлы булсын. Милли колоритны да саклап калырга тырышачакбыз, элек тә бакчабыз шулай бизәлгән иде бит", - дип билгеләп үтте Гөлүсә Нугаева.

Хәзер объектта 8 кеше эшли, әмма субподряд оешмасы вәкиле Рамил Нуриәхмәтов сүзләренә караганда, кирәк булганда тагын да күбрәк эшчеләр җәлеп ителәчәк.

«Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр яңа уку елын үз бакчаларында каршыласын өчен, мөмкин кадәр тизрәк эшләрне тәмамларга тырышачакбыз», – ди ул.

Әлегә исә сабыйлар башка мәктәпкәчә белем учреждениеләренә йөри. "Алсу" 115 урынга исәпләнгән, даими рәвештә балалар бакчасына 95 бала йөри. Тәрбия процессын якынайту өчен учреждение хезмәткәрләре дә бөтен көчен куя. Өстәвенә, аларның күбесе җәйге ялларыннан чыгарга өлгергән инде.

«Без төзүчеләргә бик теләп булышабыз, көр кәеф белән эшкә йөрибез, капиталь ремонтны тизрәк тәмамлыйсыбыз килә", – ди пешекче Наилә Шаһиәхмәтова.

Бакча әлегә ябылган булуга да карамастан, аның территориясе каралган: чәчәкләр утыртылган, куаклар тигез итеп киселгән. Бусы инде гадәтләнгән хезмәт –бакча һәрчак чәчәкләр арасында утырырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Нурлат районында 3 балалар бакчасы капиталь ремонтлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International