Нурлат районы кулланучылар җәмгыяте коллективы өчен ул аеруча истәлекле, чөнки быел «Татпотребсоюз»оешуга 105 ел тулу билгеләп үтелә.
Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без Нурлат районы кулланучылар җәмгыяте рәисе Равил Хәмидуллин белән әңгәмә кордык.
-Равил Сәмигуллович, Нурлат райпосы республикада чагыштырмача яшьләрдән санала, аның оешуына 6 ел гына әле. Авырлыклар сезне куркытмадымы?
- Бу системада мин яңа кеше түгел, моңа кадәр дә кулланучылар кооперациясе тармагында төрле, шул исәптән җаваплы вазыйфаларны да биләдем. Шуңа күрә, район җитәкчелеге шундый тәкъдим белән чыккач, баш тартмадым. Дөрес, коллектив алдына куелган бурычның ни дәрәҗәдә җитди булуын аңлап эш иттем - барысын да яңа баштан башларга туры килде бит. Ә бу, үзегез беләсез, җиңелләрдән түгел: коллективны тупларга, матди-техник базаны булдырырга, кибетләре ябылган авылларда сәүдәне оештырырга һәм башка эшләрне җайларга кирәк булды. Бүген инде, шөкер, боларның барысы да артта калды һәм безнең җәмгыять шактый уңышлы эшләүче оешмалар арасында.
-Бүгенге көндә республикада кулланучылар җәмгыятьләре эшмәкәрлекне үстерүдә генә түгел, ә авыл территорияләрен саклап калу һәм социаль бурычларны хәл итү юнәлешендә дә мөһим роль уйный…
- Чыннан да, бу шулай. Бүгенге көндә шәһәрдә, Киекле, Яңа Иглай, Чишмә, Абляскино авылларында безнең сәүдә нокталары эшли. Моннан тыш, үз стационар кибетләре булмаган 24 авылга күчмә сәүдә оештырабыз. Билгеләнгән көнне һәр торак пунктта халык безнең автолавкаларның килүен көтә. Район территориясе зур түгел, Кызыл Юл, Кызыл Майна кебек поселоклар район үзәгеннән 60-70әр чакрым ераклыкта урнашкан, өлкәннәр, ялгыз гомер итүчеләр, ерак юлга чыгу мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен автолавка күпмедер дәрәҗәдә зур дөнья белән бәйләүче роль уйный. Халык биредә кирәкле барлык продуктларны сатып ала. Бу яктан безнең кулинария цехыбыз бар, бүгенге көндә биредә 13-14 төрле ризык пешерелә. Без авылларга яңа пешкән кайнар ипи, камыр ризыклары алып киләбез. Әлбәттә, кече авылларга чыгып күчмә сәүдә оештыру икътисади яктан отышлы дип атап булмый, әмма без монда нәкъ менә авыл халкын,аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып эшлибез.
- Билгеле булганча, Сезнең җәмгыять әзерләүләр юнәлешендә дә күпмедер эш алып бара.
-Берничә ел рәттән халыкка «Татпотребсоюз» аша республика программасы буенча кайтарылган яшелчә орлыклары, үсентеләрен халыкка өләшәбез. Әлеге программаның өстенлекле ягы шунда - халык орлык, үсентеләр белән тәэмин ителә, көзен үзләреннән артканны безгә үк тапшыра да ала. Моннан тыш, мәктәпләр белән эшләү тәҗрибәсе дә бар. Әйтик, берничә ел рәттән Фома мәктәбе белән килешү нигезендә хезмәттәшлек итәбез. Ел саен алар үз тәҗрибә участокларында үстерелгән яшелчәләрне безгә тапшыралар, без исә аларны ярминкәләрдә сатабыз.
- Республика программаларына килгәндә, Сез аларның ярдәмен тоясызмы?
- Әлбәттә, шул еллар эчендә генә дә җәмгыятебезнең техника базасы 4 автолавка белән тулыланды, Чишмәдә һәм Абляскинода халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары ачылды. Әлеге программа кысаларында киләчәктә дә берничә кечкенә торак пунктта шундый сәүдә нокталарын ачу планлаштырыла. Моннан тыш, район җитәкчелегенең, башлыча, район башлыгы Алмаз Әхмәтшинның һәрьяклы ярдәмен тоеп эшлибез. Боларның барысы да безгә алга барырга, киләчәккә планнар корырга ярдәм итә.
- Равил Сәмигуллович, һөнәри бәйрәмегез алдыннан, хезмәттәшләрегезгә нинди теләкләрегезне җиткерер идегез?
- Кооперация тармагында эшләүчеләргә халык арасында эшләргә туры килә. Шуңа күрә, беренче чиратта, кешеләргә карата итагатьлелек, түземлек, сабырлык кирәк. Шөкер, безнең тату коллективыбызда эшләүче 18 хезмәткәргә дә хас алар. Алга таба да шулай булсын – кешеләр безнең сәүдә нокталарыбызга елмаеп кереп, елмаеп чыгып китә торган булсын. Башкача була да алмый – без халык өчен эшлибез!