Коронавирус авыруының иң куркыныч нәтиҗәсе-тромб хасил булу ихтималы.
"Ковид-19 - ул барлык эчке органнарны зарарлый торган вируслы инфекция. Пациентларда да ул төрлечә чагыла. Кемдер аны җиңел формада, кемдер авыррак. Еш кына пневмония җиңел формадан авырга күчә", – дип искә төшерде Нурлат сырхауханәсенең терапия бүлеге мөдире Ләйлә Фәттахова.
Белгеч сүзләренә караганда, кискен стадия булса, йомшаклык, ягъни астеник синдром белән барлыкка ковидтан соңгы синдром да килеп чыгарга мөмкин. 2-3 айдан соң күпләп чәч коелырга, тиредә дә тимгелләр чыгарга мөмкин, шулай ук баш авырту, нерв системасы зарарлану күзәтелә, ягъни кешеләр эмоциональ, тиз кабынып китүчәнгә әйләнә. Йокысызлык, озакка сузылган ютәл, буыннарда авырту барлыкка килергә мөмкин.
Табиб сөйләвенчә, вируслы инфекциядән соң иң зур өзлегү – тромб хасил булу куркынычы арту.
"Практикадан чыгып шуны әйтә алам: без инфекциянең кискен чорларын имин уздырып та ярты ел эчендә инсульттан яки миокард инфарктыннан үлеп киткән күпме пациентыбызны югалттык", - дип белдерде ул.
Димәк, стационардан чыгарылгач, яки амбулатор дәвалаудан соң, һичшиксез, табибка күренеп торырга кирәк. Шуңа бәйле авыруларга һәм яшькә карап, канны сыеклагыч препаратлар билгеләнә, аларны табиб һәр очракта индивидуаль яза»,- диде Ләйлә Фәттахова.
2021 елның 1 июленнән Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә Нурлат район хастаханәсе пациентларга тирәнәйтелгән диспансерлаштыру уздыра башлый.
Вакцинация башланганнан бирле районга 9100 доза «ГамКовидВак» һәм «ЭпиВакКорона»вакцинасы кайтты. Бүгенге көндә 8500дән артык нурлатлы вакцина ясаткан.