Нурлатта УЯВ һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә узды

2021 елның 3 июле, шимбә

Нурлатта чуваш милли мәдәнияте бәйрәмен татарлар да, башка халыклар да бертигез ярата. Күп еллар ул дуслык һәм бердәмлек билгесе астында уза. 2021нче  ел -  Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы да искәрмә булмады.

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин инде күркәм традицияне дәвам итеп, бәйрәм кунакларын чуаш һәм татар телләрендә  сәламләде.

- Уяв безнең гомуми рухи казанышыбызга әверелде, һәм без моның белән ихластан горурланабыз. Ул халык традицияләрен саклау үрнәге булып тора, милләтләр арасында тынычлык һәм татулыкны арттыра, мәдәниятләр арасындагы бәйләнешләрне ныгытырга ярдәм итә, - дип билгеләп үтте Алмаз Сәлимович.

Чын чуваш ризыкларының төрлелеге, буыннан-буынга тапшырыла һәм еш кына сер итеп саклана торган рецептлар буенча ясалган сыра эчемлеге – Уявтан кала тагын кайда кунакларга шулкадәр нигъмәтләр тәкъдим итәләр әле. Үзәгендә кояш сүрәтләнгән милли орнаментларның күплеген тагын кайда очратып була? Бер ишегалдыннан икенчесенә күчеп йөргәндә халык йолаларының барлык этапларын узып, кечкенә бер тормышны кичергән кебек буласың. Әнә, җиңел хәрби хезмәткә фатиха биреп, егет иңбашына чигелгән сөлге бәйлиләр. Ә күрше йортта кәләш ярәшәләр, янәшәдә генә туй гөрли. Утырмага килгән яшьләргә дә күңелле, тәҗрибәле хуҗабикәләрдән эрләү һәм чигү осталыкларын үзләштерә. Шунда ук тавышка һәм күңел ачуга карамастан, бишек көенә сабый йокыга тала. Иң моңлы җырлар да биредә яңгырый!

-Бу бәйрәмдә чуаш халкының күңеле чагылыш таба сыман, - дип билгеләп үтте Татарстан Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова.

Уявның мәртәбәле кунаклары - ТР Дәүләт Советы депутатлары Шамил Яһүдин һәм Николай Нефёдов, Татарстанның атказанган юристы Александр Огонев һәм Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов та соклануларын белдерделәр. Сүз уңаеннан, Камил Гыйльманов нурлатлыларны үзләрендә  10 июльдә узачак республика Уявына да чакырды.

Бәйрәмнең төп бизәге, әлбәттә, әйлән-бәйлән булды. Хөрмәтле карт дога укып, каен казыгын утырткач, ул кунакларны үзенә әйдәде. Бу - изге һәм игелекле эшнең башлануын гәүдәләндергән тагын бер бәйрәм традициясе. Тантананың күңелле һәм шатлыклы атмосферасы барысына да бәйрәмчә кәеф бүләк итте. Аны РФ халык иҗаты коллективының, Чабаксардан “Уяв” фольклор ансамбленең чыгышы да бизәде. Көчле алкышлар астында сәхнәгә чуваш эстрадасы артисты Вячеслав Христофоров та чыкты. Нурлатта УЯВ һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә узды. Һәм шунысы бик мөһим, ул Нурлатта туып-үскән һәркемгә үзенең кече Ватаны белән өзелми торган бәйләнешне тоярга мөмкинлек бирде. Бәйрәм кунакларының берсе әйтүенчә, Нурлаттагы Уявта бер генә тапкыр булу да, тагын һәм тагын бер әйләнеп кайтасы килү теләген уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International