Совет рәисе Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендәге депутатлар берничә мөһим мәсьәләне карадылар.
Нурлат муниципаль районы Советының чираттагы унынчы сессиясе узды.
Сессиядә депутатлар муниципаль берәмлек Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проектын, Нурлат шәһәре территориясендә төзекләндерү кагыйдәләрен үтәү, чисталык һәм тәртипне саклау буенча муниципаль контроль турындагы Нигезләмәне, шулай ук муниципаль берәмлек территориясендә яшел үсентеләр кисү тәртибе турындагы Нигезләмәне расладылар. Шунда ук депутатлар «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлеге милкенә күчемсез милек объектларын һәм башкаларны кабул итү турындагы мәсьәләләрне карадылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Мурадымов Нурлат шәһәр мохитенең сыйфатын яхшырту турында сөйләде. «Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлеге территориясендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру» максатчан программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм юл-транспорт һәлакәтләрен киметүгә юнәлдерелгән чаралар белән район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Салават Усманов таныштырды.
Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.