Бүлекнең тулаем эшчәнлеге турында без полиция майоры Илдар Әхмәтҗанов белән сөйләштек, аның белән ул өч елдан артыграк җитәкчелек итә.
Автоинспекторларның төп бурычы-юлларда иминлек булдыру. Тик күп нәрсә машина йөртүчеләрнең үзенә дә бәйле бит. Безнең район юлларында хәрәкәттә катнашучыларның тормышы һәм сәламәтлеге турында кайгыртучы автомобильчеләр күбрәк булса, үзара аңлашу һәм хөрмәт хөкем сөрсә, болар юлларда яхшы мөнәсәбәтләр урнашуга ярдәм итәр иде. Чөнки Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге эшчәнлегенең төп принцибы – хезмәттәшлек, ышаныч һәм куркынычсызлык.