Быел ул үзенчәлекле булып узачак: Дәүләт автоинспекциясенә 85 ел тула.
ЮХИДИ хезмәткәре дигәндә күпләрнең күз алдына, беренче чиратта, юл-патруль хезмәте инспекторы килеп баса, гадәттә машина йөртүчеләр аның белән очрашуга әлләни шатланып тормый. Ә бит хокук сакчыларының эше юлларга патрульлек итү белән генә чикләнми.
Бүген, һөнәри бәйрәмнәре алдыннан, без нурлатлыларны район ЮХИДИ бүлеге эшчәнлеге белән якыннанрак таныштырачакбыз. Биредә ир-егетләр генә түгел, гүзәл затлар да тырышып хезмәт куя булып чыкты. Наталья Тынчирова – шуларның берсе. Дәүләт автоинспекциясе бүлегенә ул 2000нче елда килгән, шул еллар эчендә эшенең барлык нечкәлекләрен өйрәнергә өлгергән.
«Без автотранспортны теркибез, машина йөртү таныклыклары бирәбез, документлар белән эшлибез, юл-транспорт һәлакәтләренең исәбен алып барабыз, аларны анализлыйбыз һәм аларның сәбәпләрен ачыклыйбыз. Кыскасы, һәр эштә автоинспекторларга ярдәм итәбез", - диде Наталья Анатольевна.
Аның эше шактый киңкырлы булуына без үзебез дә ышандык. Кыска гына әңгәмә вакытында гына да аның кабинетына уннан артык кеше керде: кемгәдер белешмә кирәк, икенчеләренә-таныклык, өченчеләре – әзер документларны алырга керә.
“Һәр көн шулай", – дип елмая әңгәмәдәшебез.
Юллар да автоинспекторларның игътибар үзәгендә. Патрульлек итүдән тыш, алар аның сыйфатын контрольдә тоталар, кисәтүләрне бетерү буенча күрсәтмәләр бирәләр, юлларда тиешле тамгалар куелуын тикшереп торалар. Боларның барысы өчен дә бүлекнең өлкән автоинспекторы Олег Анжаков җавап бирә, ул юл күзәтчелеген һәм транспорт чараларына техник контрольне гамәлгә ашыра.
"Автомобильнең торышы-хәрәкәт иминлегенең мөһим факторы. Шуңа күрә дә без транспортның закон тарафыннан билгеләнгән эксплуатация шартларына туры килү-килмәвен, машиналарга даими рәвештә караулар үткәрелеп торуын тикшерәбез. Пассажирлар йөрткәндә кагыйдә бозуларны кисәтү максатыннан атна саен автобусларга техник карау үткәрәбез, район предприятиеләрендә һәм оешмаларында транспорт чараларын линиягә чыгаруны контрольдә тотабыз», – дип үзенең эш нечкәлекләре белән таныштыра Олег Иванович, аның ЭЭМ системасында 25 елдан артык эш стажы бар.
Юлларны реконструкцияләү һәм ремонтлау шулай ук инспекторның игътибар үзәгендә, ул мондый эшләр вакытында барлык тиешле стандартлар үтәлүен катгый күзәтә. Сүз уңаеннан, соңгы вакытта бүлек күрсәтмәсе буенча районда меңнән артык юл билгеләре яңартылган, яңалары урнаштырылган.
«Безнең эш җиңелләрдән түгел, әмма миңа ул ошый. Без бит хокук бозучыларны җәзага тарту өчен генә түгел, ә кешеләргә ярдәм итү, юлларыбыз куркынычсыз булсын өчен эшлибез», – дип билгеләп үтте Олег Анжаков. Аның сүзләре белән килешмичә мөмкин түгел.