Нурлат районында терлек азыгы әзерләүгә зур игътибар бирелә

2021 елның 2 июле, җомга

Нурлат районында терлек азыгы әзерләүгә зур игътибар бирелә. Бу май башыннан бирле торган эссе һәм коры һава торышы белән бәйле. Шушы көннәрдә узган киңәшмәдә Алмаз Сәлимович эре хуҗалыкларның гына түгел, шәхси хуҗалыкларның да азык белән тәэмин ителешен анализларга чакырды. Ул шулай ук халыкны, елга, болыннарда, урман массивларында азык әзерләүне дә кертеп, кирәкле күләмдә азык белән тәэмин итү, шулай ук районнан читтә терлек азыгы әзерләүне координацияләү буенча эшне көчәйтергә тәкъдим итте.

Урыннарда азык әзерләүне оештыру белән танышу максатыннан ул Богдашкинода Наталия Хуринаның крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Әлеге КФХ 2020 елда «Агростартап» программасы буенча грантка ия булды. Бүгенге көндә хуҗалыкта 45 баш савым сыеры бар. Фермерлар билгеләп үткәнчә, быел терлек азыгы әзерләүгә аерым игътибар бирелә.

«Беренче кат печәнне чабып алуны төгәлләдек, 70 төргәккә якын печән әзерләдек. Шунысы куанычлы, бездә башка төрле печән запасы да бар, бу - тагын 300 тюк. Әмма бу гына аз, тагын әзерләргә планлаштырабыз, чөнки терлекләр санын арттырырга уйлыйбыз», - диде Наталия Витальевна. Фермерлар терлек азыгы әзерләү өчен барлык мөмкинлекләрне кулланырга, шул исәптән елга һәм болыннарда үлән чабуны оештырырга ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International