Наҗия Минвәли кызы Шәһитовага 90 яшь тулды.
Нурлат районы Кычытканлы авылында яшәүче Наҗия Шәһитова бүген 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә. Шәхси календарьдагы бәйрәм датасы белән аны район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов котлады. Ул юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы һәм Нурлат районы Башлыгы бүләген тапшырды.
Наҗия Минвәли кызы 90 яшьлек юбилеен зур гаиләсе белән бергәләп каршы ала - 5 бала тәрбияләгән, бүген ул 11 оныгы һәм 15 оныкчыгы өчен яраткан әбиләре. Әлбәттә инде, якыннары арасында ул истәлекләре белән уртаклашты. Аның балачагы һәм яшьлеге Бөек Ватан сугышының авыр еллары белән туры килә, гомер буе колхозда эшләгән, “Ана” һәм "Хезмәт ветераны" медальләренә ия.
90 яшендә ул үз балалары һәм оныклары өчен генә түгел, ә бүген котлауларга кушылган күпсанлы туганнары өчен дә үрнәк булып тора. Авылдашлары исеменнән аны Кычытканлы авыл җирлеге башлыгы Фалис Сабиров та котлады.