Бүген шәһәрнең 3нче мәктәбендә «Без коррупциягә каршы» дигән рәсем конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.
Конкурста 5 команда катнашты. «Форпост» үзәге хезмәткәрләре коррупциягә каршы көрәшкә багышланган рәсем конкурсында җиңү яулаган балаларны Мактау грамоталары белән билгеләп үттеләр. Укучылар коррупциянең нәрсә икәнен яхшы белә, шул фикер аларның иҗатында да чагылыш тапкан.