Татарстан Пенсия фондының Нурлат районындагы бүлеге клиент хезмәте (бүлек хокукында) хәбәр иткәнчә, "Милли түләү системасы турында" 27.06.2011 ел, № 161-ФЗ Федераль законның 30.5 ст.5.3 п.нигезендә, 2021 елның 1 июленнән барлык социаль түләүләрне «Мир»милли түләү системасы карталарына күчерү гамәлгә ашырылачак.
Исегезгә төшерәбез, бу таләп пенсия һәм башка социаль түләүләр алучы гражданнарга гына кагыла.
Үзгәрешләр почта элемтәсе бүлекләре, пенсия китерү белән шөгыльләнүче башка оешмалар, кредит оешмаларындагы счетларга (кертемгә, мәсәлән, банк картасыннан башка), алар өчен берни дә үзгәрмәячәк, пенсияләр элеккеге кебек үк схема буенча биреләчәк.
Реквизитларны үзгәрткәндә, дәүләт хезмәтләре, пенсия фонды, шәхси кабинет аша счетны үзгәртү турында гаризаны, алдан 2-10-03 телефоны буенча кабул итүгә язылып, КФҮ яки Пенсия фондына шәхси алып килергә кирәк. Пенсия алу датасы элеккечә калачак.