Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән 2021 елның 2 июлендә көндезге 9 сәгатьттән кичке 10га кадәр метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү килде.
2021 елның 2 июлендә якындагы 1-3 сәгатьтә һәм көн ахырына кадәр кич белән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яңгыр көтелә.
Явым-төшем вакытында:
урамда булганда сак булыгыз, электр линияләренең бөтенлегенә игътибар итегез;
үз ишегалларыгызда начар ныгытылган конструкцияләрне беркетегез, аларның җимерелүе кешеләрне имгәтүгә китерергә мөмкин;
Шәхси йортлар хуҗаларына яңгыр сулары канализациясен һәм башка дренаж системаларын яңгыр суларын агызып җибәрүгә әзерләү чараларын күрергә.
Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм "112" номерына - мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар шәһәр һәм мобиль телефоннардан тәүлек буе һәм бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Архив фотосы.