Нурлатлылар РФ ведомство бүләкләренә лаек булды

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

«Агроволга 2021»Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Россия Федерациясенең ведомство бүләкләре тапшырылды.

Күргәзмә бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә старт алды һәм 3 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстан Республикасында хуҗалык итүнең һәм кооперациянең кече рәвешләрен үстерү буенча түгәрәк өстәл эшендә Нурлат районы делегациясе дә катнаша.

Намуслы хезмәте һәм агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Нурлат районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Фаил Ивандеевка һәм Нурлат районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Миләүшә Фәтхетдиновага Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International